Пресса о нас
http://www.matbugat.ru/news/?id=4879
“Алтын куллар” өчен белдерү
Сез бик оста чигәсез, бәйлисез, киемнәр тегәсез, агачтан сыннар яки төрле җиһазлар ясыйсыз, рәсемнәр, сәнгать әсәрләре иҗат итәсезме? Кул эшләрегезне башка бик күп кешеләр күреп сокланамы? Шөгылегез матди файда да китерсен дисезме? Югарыдагы сорауларга “Әйе” дип җавап биргәнсез икән, www.tatbrand.ru интернет-каталогы нәкъ сезнең өчен эшли булып чыга.
Tatbrand.ru интернет-каталогы милли сувенирлар җитештерүчеләргә ярдәм итү, татар мәдәниятен популярлаштыру, халык-сәнгать кәсепләренә булышлык күрсәтү максатыннан эшләнде. Алтын куллы осталар, үзләренең эшләнмәләрен әлеге он-лайн каталогта урнаштырып, иҗат җимешләрен сата ала. Моның өчен tatbrand@yandex.ru адресына кул эшләре турында мәгълүмат җибәрү генә сорала (фотосы, параметрлары, бәясе һәм эшләп бирүчесе белән элемтәгә керү чарасы). Шуннан соң кул эшләрегез сайтта урын алачак һәм татар сувенирларын эзләүчеләр, аларны сатып алу өчен, шәхсән үзегез белән элемтәгә керәчәк.
САЙТ САТУЧЫЛАРГА ДА, САТЫП АЛУЧЫЛАРГА ДА БУШЛАЙ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘ.
Туганнарыгыз, дусларыгыз, авылдашларыгыз, танышларыгыз арасында осталар бар икән, аларны www.tatbrand.ru белән таныштырыгыз. Анда:
- Рәсемнәр,
- Бизәнү әйберләре,
- Киемнәр,
- Бәйләү-чигү,
- Күн эшләнмәләре,
- Агач эшләнмәләре,
- Керамика,
- Уенчыклар,
- Аш-су
һәм башка бүлекләр дә бар. Үзегезгә туры килердәен үзегез сайлап алыгыз.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.09.2011
http://www.tatpressa.ru/news/tatbrandru-baraholka-v-stile-hendmeyd-3675.html
Тatbrand.ru – барахолка в стиле хэндмейд
В интернете появился новый сайт, пользователи которого могут реализовать товары, сделанные своими собственными руками.
Для того, чтобы разместить информацию о своей работе, достаточно отправить на адрес tatbrand@yandex.ru фото товара, его описание (материал, размеры, варианты цветов и т.п.), цену и контакты. На сайте уже действуют такие разделы, как «Картины», «Украшения», «Аксессуары», «Одежда», «Вышивка», «Вязаные изделия», «Изделия из кожи», «Изделия из дерева», «Керамика», «Игрушки» и т.д.
Сайт www.tatbrand.ru не берет вознаграждения за свои услуги. По словам создателя сайта Ильдара Миргалимова, основная цель помочь производству национальной сувенирной продукции, популяризации национальной культуры, росту народно-художественных промыслов в Республике Татарстан.
- Любой, кто своими золотыми руками создает маленькие произведения искусства, может размещаться на Tatbrand.ru, - говорит Ильдар Миргалимов, - Если кто-то решит приобрести ваш товар, мы не возьмем за это ни копейки! Ни с продавца, ни с покупателя. Я считаю, что гости Универсиады-2013 должны видеть и знать, какие талантливые люди живут в Татарстане. В память о нашей республике они должны увозить не китайские подделки, а наши собственные изделия.
- Если размещение информации бесплатно, тогда на какие средства будет существовать сайт?
- Надеюсь, в будущем проект наберет большую аудиторию и станет интересен рекламодателям. Но наш основной принцип - бесплатная помощь мастерам-изготовителям национальной сувенирной продукции - думаю, останется неизменным.
---
Татпресса.ру
№ --- | 07.10.2011
"Сабантуй". №43 (5845), 22 октября 2011 г.
Татар сувенирларының үз сайты булды
Татар интернеты www.tatbrand.ru дигән сайтка баеды. Әгәр дә кемдер бик оста итеп кул эшләрен башкара икән, ул үзенең хезмәтен әлеге ресурс ярдәмендә сатып та җибәрә ала. www.tatbrand.ru рәсми рәвештә татар милли сувенирларының он-лайн каталогы дип аталса да, анда үз кулларың белән ясалган hәм башкаларда кызыксыну яки соклану уятырлык теләсә нинди иҗат җимеше турында мәгълүмат урнаштырырга була. Моның љчен сайтка эшнең фотосы hәм хуҗасы белән элемтәгә керү чарасын гына күрсәтергә кирәк. Син агачтан ясаган тартманы яки бәйләгән шәлеңне сайттан күреп сатып алырга теләгән кеше турыдан-туры сиңең үзеңә мљрәҗәгать итәчәк. Tatbrand.ru – түләүсез сайт. Тик интернет-каталог үз эшеннән нинди файда ала соң? Бу хакта tatbrand.ru каталогының хуҗасы Илдар МИРГАЛИМОВтан кызыксындык.
– Илдар, кулдан ясалган сувенирлар каталогы сайтын эшләү фикере ничек туды?
- Мин үзем газета редакциясендә эшләгәнгә күрә (Илдар Миргалимов – “Ватаным Татарстан” газетасының редакторы урынбасары. – Д.С..), “алтын куллы” кешеләр белән күп очрашырга, алар турында шактый укырга туры килә. Менә шул вакытта: “Их, бу эшләрне тагы да күбрәк кеше күреп соклансын иде! Хезмәтләре тиешле бәясен алып, бу осталарга алга таба да эшләргә этәргеч булсын иде”, – дип уйлап куям. Журналист халкы, беләсең инде, сљйләргә, уфтанырга, кемнедер гаепләргә ярата ул. Минем исә ниндидер реаль, файдалы эш башкарып күрсәтәсем килде hәм нәкъ менә шул рәвешле татар халкы кәсепләрен үстерүгә аз гына булса да љлешемне керттем.
- Татар милли сувенирларын сатып алырга теләүчеләр күп булырмы соң?
- Татарстан белән кызыксынучылар арта бара. Универсиада hәм футбол буенча дљнья чемпионаты чаралары якынлашканда, татар дљньясы турында күбрәк белергә теләүчеләр чыннан да күп. Әмма Казан Кремле яныннан узганда, башкала кунакларының кытай ыбыр-чыбырын алып китүләренә эчем поша. Чын татар сувенирларын юнь бәягә алып китсәләр иде, дим шунда. Тик авылда түбәтәй тегүче оста Казанга барып үз әйберләрен сата алмый бит. Ә интернет мондый мљмкинлекне тудыра ала. Бу очракта синең “кибетеңә” чит шәhәр, чит ил кешеләре дә керә ала.
- Мондый сайт ясауның тљп кыенлыклары нинди?
- Сайт ясату кыен түгел, ә менә аны таныту авыр. Кешеләрдә ышаныч казану – иң катлаулысы, дип әйтер идем. Кемдер сине алдакчы дип шикләнергә, бушлай эшләгәнеңә ышанмаска да мљмкин шул. Мин бит, чынлап та, акча сорап, хезмәт күрсәтмим...
- Бу эштән бернинди дә табыш алып булмыймы?
- Мин ул хакта хәзер бљтенләй уйларга да тиеш түгел. Әйе, алга таба реклама тәкъдим итүчеләр табылырга да мљмкин. Ләкин кул эшләрен башкаручылардан барыбер акча алмаячакмын. Югыйсә сайт үз кыйбласын югалтачак. tatbrand.ru ялгыз осталарга булышу максатыннан эшләнелде бит.
- Хәзерге вакытта tatbrand.ru га үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән осталар күпме?
- Бүгенгә берничә дистә эш җыелды инде. Әлбәттә, күбрәк булуын да теләр идем. Ләкин аларның ышанычларын казану, әйткәнемчә, бик җиңел түгел. Шулай да тора-бара халыкта бу сайт танылыр, дип ышанам.
- Хәзер шәхси мәгълүмат кагылсызлыгы турында канун да бар бит. Ул үтәләме?
- Интернет-каталогта үз эшен урнаштырган кешедән бернинди дә шәхси мәгълүмат таләп ителми. Сатып алучыга үзе белән элемтәгә керү чарасын күрсәткәндә, ул теләсә – шәхси электрон почтасын, теләсә – телефон номерын калдыра. Чын исемен язарга оялса, псевдоним кулланырга да мљмкин.
- Башлаган эш – беткән эш, дип әйтсәләр дә, кайвакыт киресенчә дә килеп чыгарга мљмкин. Уңышка шундук ирешмәсәң, булмый бу, дип кул селтәмәссеңме?
- Чыннан да, шулай булуның ихтималы бар. Әмма эшемнең кирәклегенә ышанычым бик зур. Әлеге сайтның әhәмиятен кешеләр бер-берсенә хәбәр итеп торса, бу проект озын гомерле булыр әле, Алла боерса.

Категории
Информация